tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ижаудагы татар балалар бакчасында булды
Васил Шәйхразыев Ижаудагы татар балалар бакчасында булды

Васил Шәйхразыев Ижаудагы татар балалар бакчасында булды

Бүген Ижау шәһәренә эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ижаудагы 107 номерлы “Энҗе” татар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.

107 номерлы балалар бакчасы  Ижауда 1962 елның декабрендә «Ижсталь» исе­ме белән ачыла. Бүгенге көндә «Энҗе» исемен йөрткән мәктәпкәчә учреждение шәһәркүләм база мәйданчыгы, республикакүләм таяну мәйданчыгы, республикакуләм этно-мәдәни белем бирү ресурс үзәге булып тора.

Балалар бакчасының төп максаты-балаларга милли тәрбия бирү. Биредә елга берничә
мәртәбә семинарлар, бәйрәмнәр, төрле кызыклы чаралар уздырыла. Шулай ук атнага ике тапкыр татар теле дәресләре үткәрелә, тәрбиячеләр нигездә тәрбия-мәдәни программаларны милли рухта тормышка ашыра. Балалар бакчасында  “Энҗе” дигән  сабыйлар өчен махсус газета да нәшер итәләр.

Балалар туган телдә алган белемнәрен Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка һәм кунакларга да тәкъдим итте: алар шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.

Васил Шәйхразыев балаларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*