tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ижевск шәһәре делегациясе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ижевск шәһәре делегациясе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ижевск шәһәре делегациясе белән очрашты

Бүген, 4 декабрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ижевск шәһәре башлыгы Дмитрий Чистяков җитәкчелегендәге Ижевск шәһәре делегациясе белән очрашты.

Очрашуда Ижау шәһәре Думасы рәисе Фәрит Губаев, Удмуртия татар эшмәкәрләре клубы җитәкчесе Дамир Хаҗиев, Ижау шәһәре башлыгы урынбассары Рафаэль Ниязов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов катнашты.

Делегация “Ижау шәһәрендә татарлар компакт яшәгән микрорайонның үсеше” проектын тәкъдим итте.”Татар базары” дип аталып йөртелгән бистәдә бүгенге көндә яшәү һәм мәдәни алмашу өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән зур һәм әһәмиятле эшләр алып барыла.

Шулай ук Удмуртия башкаласында 2028 елда көтелә торган Федераль Сабантуй бәйрәменә әзерләнүгә аерым игътибар бирелде. Очрашуда катнашучылар 2025 елның март ахырында Ижауда ифтар оештыру турында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*