Бүген, 21 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Казанские ведомости” басмасы вәкиле Ольга Иванычева белән очрашты.
Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук конгрессның VIII съездына әзерлек эшләре, алдагы планнар турында сүз барды.