tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Краснодар краеның Сочи шәһәре башлыгы урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Краснодар краеның Сочи шәһәре башлыгы урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Краснодар краеның Сочи шәһәре башлыгы урынбасары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочида. Биредә ул Краснодар краеның Сочи шәһәре башлыгы урынбасары Галина Москалева белән очрашты.

Очрашуда алар Абхазия Республикасы белән уртак эш нәтиҗәләре һәм багланышлар турында фикер алыштылар. 3 майда узачак Көньяк Сабантуйны уздыру һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Быел Сабантуй Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, ЛНР һәм ДНРГА оештырылган сәфәре турында сөйләде, Татарстан Республикасының Лисичанск шәһәрен торгызуда катнашуы турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Галина Москалева “Краснодар краеның Сочи шәһәре татарлары автономиясе” татар иҗтимагый оешмасына актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, Сочида төрле халыкларны берләштерүдә аларның мөһим роль уйнавын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*