Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә. «Ынтымак Ордо» бинасында Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдил Байсалов белән очрашты.
Эдил Байсалов ике республика арасында хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәк дигән теләк белдерде. Шулай ук ул киләсе елда Кыргызстанда узачак “Игры кочевников” турында мәгьлүмат бирде. Әлеге уеннарга Татарстан делегациясен дә чакырып калды.
2026 нче елда Кыргызстанда Татарстан мәдәният көннәрен үткәрү турында да фикер алыштылар.
2026 нче елда Кыргызстанда Татарстан мәдәният көннәрен үткәрү турында да фикер алыштылар.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе бүген Бишкекта узган очрашулары, биредә гомер итүче татарлар белән булган хезмәттәшлек турында мәгьлүмут бирде.
Әлеге очрашуда Татарстан белән Кыргызстан арасында хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары, шулай ук халыклар арасында дуслыкны ныгытуда мәдәни-милли үзәкләрнең роле турында фикер алыштылар.
Ноябрь ахырында Кыргызстанда хөкүмәт сайлаулары узачак, Татарстанда яшәүче кыргызларның әлеге сайлауларда катнашуын оештыру өчен В.Г. Шәйхразыев төп җаваплы җитәкче итеп билгеләнгән.
