tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә. Биредә ул Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты.

Алар Бишкәк шәһәрендәге чаралар турында фикер алыштылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

2023 елда Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров Указга кул куйды. Аның нигезендә Эрик Бейшембиев Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе территорияләрен үз эченә алган Кыргызстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы итеп билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*