tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кыргызстанның татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кыргызстанның татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кыргызстанның татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Бишкәккә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстанның татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Анда Бишкек, Ош, Җәләл-Абад, Талас һәм Баткен татар җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Чарага Кыргызстанның төрле төбәкләрендә эшләүче активистлар, оешма вәкилләре җыелды. Очрашуга шулай ук Кыргызстан халкы ассамблеясе җитәкчелеге, төрле дәүләт һәм иҗтимагый структуралар вәкилләре килде. Алар үз чыгышларында татар җәмәгатьчелегенең мәдәни һәм икътисадый тормышында әһәмиятле ролен ассызыкладылар, милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлешләрен билгеләп үттеләр.

Васил Шәйхразиев татар диаспорасының актив вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Бөтендөнья татар конгрессы» медале белән бүләкләнделәр:

  1. Кыргызстан халык Ассамблеясе советы рәисе Матубраимов Алмамбет Матубраим улы.
  2. Җәмәгать эшлеклесе, меценат Салымбеков Әскәр Мәәткабыл улы.
  3. «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең яшьләр канаты җитәкчесе Сатыжыоглы Мәдинә Рәшид кызы.
  4. «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзасы Кутуева Рәйсә Әгъзам кызы. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге активистлары Илдар Марат улы Хуҗнәхмәтов, Тимур Эрик улы Кәримов, Эрик Вилдан улы Латыйпов бүләкләнде. Иҗтимагый тормышта актив катнашканнары, мәдәни-агарту чараларын оештырганнары һәм Кыргызстанда татар җәмәгатьчелегенең бердәмлеген ныгыту эшләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге активистлары Илдар Марат улы Хуҗнәхмәтов, Тимур Эрик улы Кәримов, Эрик Вилдан улы Латыйпов бүләкләнде. Иҗтимагый тормышта актив катнашканнары, мәдәни-агарту чараларын оештырганнары һәм Кыргызстанда татар җәмәгатьчелегенең бердәмлеген ныгыту эшләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Очрашу иҗат коллективлары һәм диаспорада катнашучылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Төбәк татар оешмалары җитәкчеләре кунаклар алдында чыгыш ясадылар, үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, планнары белән уртаклаштылар, Бөтендөнья татар конгрессына даими ярдәмнәре һәм багланышлары өчен тирән рәхмәт белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*