tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты

Бүген, 17 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Шәяхмәтов Руслан Камил улы да катнашты.

Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек, Татарстан белән Кырым арасындагы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук сәнәгать, мәдәният үсеше, балалар ялы программаларына яңалыклар кертү темалары да күтәрелде. Шәйхразыев һәм Аксенов татар халкының бөек шагыйрләре — Габдулла Тукайга — 140 һәм Муса Җәлилгә —120 тулуга багышланган чаралар планы һәм юнәлеше турында да сөйләштеләр. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны уздыру буенча да яңа бурычлар куелды.

Сергей Аксенов — Россия һәм Украинаның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*