Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре барышында Ханты-Мансийскида урнашкан А.В.Филипенко исемендәге Кышкы спорт төрләре үзәгендә булды.
Биредә кунакларны комплексның инфраструктурасы белән таныштырдылар. Үзәк Россия һәм дөнья күләмендә уздырылган күпсанлы спорт ярышлары белән билгеле, биредә ел саен биатлон һәм чаңгы ярышларының иң дәрәҗәле этаплары үтә. Очрашу барышында яңа проектлар, спорт инфраструктурасын камилләштерү юллары һәм киләчәктә Татарстан белән Югра арасында спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
А.В. Филипенко исемендәге Кышкы спорт төрләре үзәге шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан. Комплекс 1997 елда файдалануга тапшырылган һәм бүген Юграның төп спорт мәйданчыкларының берсе булып тора. Үзәкнең гомуми сыйдырышлылыгы 15 мең тамашачыга исәпләнгән, шул исәптән 9 700 кеше стационар трибуналарда урын ала ала. Биредә спортчылар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: инфраструктура заманча таләпләргә туры килә.Чаңгы трассаларының гомуми озынлыгы 15 чакрымнан артык. Моннан тыш, комплекс Халыкара биатлончылар берлегенең «А» категориясе лицензиясенә ия, бу үзәкнең дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрергә мөмкинлеген дәлилли.