tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Лисичанск шәһәре мэры белән очрашты
Васил Шәйхразыев Лисичанск шәһәре мэры белән очрашты

Васил Шәйхразыев Лисичанск шәһәре мэры белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре белән Ростов өлкәсендә.

Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев Лисичанск шәһәрендә булды, биредә ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасыннан Лисичанск кураторы Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улы белән берлектә шәһәр мэры Эдуард Сахненко белән очрашу узды.

Очрашу барышында агымдагы мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

Эдуард Валерьевич Сахненко Рәис һәм Татарстан Республикасы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Алар территорияне торгызуга ярдәм итү буенча киләчәккә планнар турында фикер алышты.

Бирегә БТК исеменнән гуманитар йөк китерелде. Өлкәннәр көнендә өлкәннәр өчен памперслар, шулай ук балалар сабыны, балалар өчен ризык һәм балалар өчен памперслар китерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*