25 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген ел дәвамында актив яктырткан журналистлар белән очрашты.
Очрашу барышында Васил Шәйхразыев махсус хәрби операциягә бәйле мәсьәләләргә дә тукталды.
Милли Шура рәисе махсус хәрби операциядә татарларның күплеген һәм алар арасында зур бүләкләргә лаек булган милләттәшләребез барлыгын ассызыклап узды. “Бу безнең өчен горурлык. Иң мөһиме – тынычлык урнашсын, ә егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын”, – диде ул.
Алга таба Васил Шәйхразыев маскировка челтәрләренең әһәмияте турында сөйләде:
– Без үзебез дә ничә тапкыр барып күрдек: бу челтәрләрнең файдасы зур, алар егетләребезнең тормышын саклап калуда мөһим роль уйный. Һәр машина, хәрби техника, хәтта кечкенә окоплар да шушы маскировка челтәрләре ярдәмендә дошман күзеннән яшерелә. Бу челтәрләрне ясаган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, – дип өстәде ул.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядәге егетләргә һәрдаим гуманитар ярдәм җибәрелеп торуын да әйтеп узды.
Милли Шура рәисе 2025 елның Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителүе турында искәртте. Махсус хәрби операция безнең җиңү белән тәмамланыр, илебезгә тынычлык килер дигән ышанычын белдерде Васил Шәйхразыев.