Казанда, 2 октябрь Галиәсгар Камал театры бинасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашевның 95 яшьлек юбилей кичәсе гөрләп узды. Легендар шәхесне котларга Татарстан тамашачысы белән беррәттән якташлары Пермь крае Барда районыннан да котларга килгән иде. Татарстан җитәкчелеге исеменнән Татарстан республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев котлады. “Мәсгүт абый Татарстан белән Барда арасындагы ныклы күпер ул. Барыбыз да үрнәк алырлык олуг шәхес”, диде Васил Шәйхразыев. Юбилярга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләде, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Мәсгүт Имашевка Дан ордены тапшырды. Шулай ук, юбилярга котлауларын якташлары исеменнән Пермь крае Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов җиткерде. Казандагы якташлары исеменнән Элеонора Әбүбәкерова котлады.
Зал тутырып килгән тамашачы юбилярны алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде. Ә сәхнәдә Мәсгүт Имашевның җырлары яңгырады. Якташлары Гүзәр Уразова, Чулпан Юсупова, шулай ук Әсхәт Хисмәтов, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова кебек җырчыларыбыз башкарды.
Мәсгут Имашев — татарның уникаль шәхесе. Ул:
- Камал театрында барган легендар «Зәңгәр шәл» спектакленең өченче Булаты;
- ул — татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» җырлары авторы;
- ул — Әлмәт музыка көллиятенә нигез салган шәхес, аның беренче директоры;
- ул биш ел Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының, 15 ел Казан театр училищесының директоры булган кеше;
- ул бик күп җырчыларның яраткан педагогы,
- ул халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Айрат Имашевның бабасы;
- ниһаять, ул — Барда сәнгатькәрләре өчен Казанга күпер.