14 май көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Сергей Черемин белән эшлекле очрашу уздырды.
Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсе “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Архангельск өлкәсе төбәк Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин катнашты.
Очрашу барышында тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм мәгълүмати хезмәттәшлек турында фикер алышынды.