Бүген, 22 сентябрь көнне, Мәскәү шәhәренең җәмигъ мәчете тәзекләндерелгәннән соң ачылуга 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Илебезнең традицияләрен, кыйммәтләрен саклап калган, халыкның бердәмлеген чагылдыручы чара халыкара дәрәҗәле кунакларны, дини һәм мәдәни оешмалар вәкилләрен җыйды.