Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәү шәһәрендәге эш сәфәрен дәвам итә.
Васил Габтелгаяз улы Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты. Милли Шура рәисе Рамазан ае башлануы белән котлады.
Шулай ук әлеге очрашу барышында алар май аенда Казан шәһәрендә узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында фикер алыштылар. Васил Шәйхразыев үзенең Согуд Гарәбстанында булган эш сәфәре хакында бәян итте. Мәккә шәһәрендә узган “Makkah Halal Forum 2026” дигән форумда катнашуы турында сөйләде.