Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген биредә Россия мөселманнары Диния нәзарәте ифтар оештырды.
Чара башланыр алдыннан Васил Шәйхразыев Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин белән очрашты. Әңгәмә барышында мөфтиятләр аша милләткә хезмәт итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук “Изге Болгар җыенын” оештыру хакында сүз барды. Моннан тыш, мөселманнарны Хаҗга җибәрү мәсьәләсе дә каралды, бигрәк тә махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр контекстында. Бу мөһим инициатива Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Эшлекле очрашулардан соң Васил Шәйхразыев Ифтар мәҗлеслесендә булды. Мәҗлестә төрле дини һәм мәдәни оешмалар вәкилләре дә катнашты.