Бүген, 15 майда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Мордовия Республикасы башлыгы Артём Здунов белән очрашты. Очрашу «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Очрашу барышында яклар милләтара багланышлар өлкәсендә хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, шулай ук Россия төбәкләрендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Аерым игътибар 2022 елда Мордовиядә узган XII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү тәҗрибәсенә юнәлтелде.