Бүген Мөслимдә Мөслим муниципаль район Советының V чакырылыш VI отчет сессиясе узды. Район хисап сессиясе З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында үтте.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР муниципаль берәмлекләре ассоциациясе җитәкчесе киңәшчесе Габделәхәт Хәкимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, Мөслим районы кураторы Альберт Борһанов, район оешма-предприятие һәм бүлек җитәкчеләре, Советы депутатлары, махсус хәрби операция геройлары, район активы, мөслимлеләр катнашты.
Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин районның 2025 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнары хакында сөйләде.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов хәрәкәтнең ел дәвамында башкарылган эшләре белән таныштырды. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдертдинова музейның уңышлары хакында бәян итте.
В.Шәйхразыев республика күләмендәге мөһим һәм актуаль мәсьәләләргә тукталды, Мөслим районының узган елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде, шулай ук үсеш нокталарын билгеләде.
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре барышында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән берлектә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең эшчәнлеге белән дә танышты.
Җитәкчеләр “Батырлык онытылмый” музей почмагында булып, Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга чәчәкләр салдылар. Шулай ук биредә музей залы, уку кабинетларын карадылар. Мәктәп янында эшләп килүче “Асылташ” балалар театры коллективы кунакларга “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек тәкъдим итте.
Шулай ук кунаклар Мөслимнең “Җәмигъ” мәчетендә булдылар. Биредә алар “Вакыт комы” музей залы белән таныштылар.







