tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: «Олыны күрә белсәң, үзең дә үсәсең»
Васил Шәйхразыев: «Олыны күрә белсәң, үзең дә үсәсең»

Васил Шәйхразыев: «Олыны күрә белсәң, үзең дә үсәсең»

«Олы шәхесләрен күрә белсә — бәләкәй авыл булсын, зур шәһәр яки хәтта милләт булсын — ул үзе дә тагын да үсә, күтәрелә», — дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев. Бу турыда ул туган җире — Тукай районы Сәет авылында 10 августта узган чараларда катнашканда әйтте.

Ел саен Сәеттә Васил Шәйхразыев башлангычы белән Хәтер көне үткәрелә, быелгысы узган шимбәдә булды. Сәеттә туып үскән, хәзер төрле төбәкләргә таралган авылдашлар туган җирләрендә яңадан җыелдылар. Иртән алар зиратта өмә уздырдылар, чардуганнарны сипләп, буяп, каберләрне чүп үләннәреннән чистарттылар. Аннары мәчет бакчасында Корбан ашы уздырылды.

Башка еллардан аермалы буларак бу көнне Сәеттәге чаралар моның белән генә бетмәде, кичкә таба халык авыл клубында җыелды. Биредә быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән язучы Равил Сабыр белән очрашу булды. Бу чараның инициаторы да Васил Шәйхразыев.

— Безнең авылның һәр кешесе — шәхес, — диде ул язучы белән очрашуны башлап җибәргәндә. — Кемдер үз гаиләсе өчен зур шәхес, кемдер үз урамы, районы, республика күләмендә шәхес. Шул ук вакытта авылны күтәрә торган шәхесләр була, Равил Сабыр — шундыйлардан. Без аны авыз тутырып безнең авылныкы дип әйтә алабыз, чөнки аның әнисе Тәгъзимә апаны, аның бабасы Фахразый абыйны, әбисе Әкълимә апаны Сәеттә белмәгән кеше юк.

Васил Шәйхразыев шулай ук Равил Сабырның бөтен кешене шаккатырып 16 яшендә Казан университетының журналистика факультетына укырга керүе, студент чагыннан ук ул вакытта иң популяр газета «Татарстан яшьләре»ндә әйдәп баручы журналистка әйләнүе, 2010 елда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында бергәләп «Абага алмасы ачы була» спектаклен чыгарулары турында сөйләде.

— Безнең бүгенге чара — ул бер яктан Равил Сабырны зурлау булса, икенче яктан аның әти-әниләрен, әби-бабайларын, туган-тумачаларын, гомумән, бөтен авылдашларыбызны зурлау, безнең бәләкәй генә Сәет авылын да зурлау. Олы шәхесләрен күрә белсә — бәләкәй авыл булсын, зур шәһәр яки хәтта милләт булсын — ул үзе дә тагын да үсә, күтәрелә, — диде Васил Шәйхразыев.
Ул Равил Сабырга ТР Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүче киң кырлы иҗатын югары бәяләп Рәхмәт хаты һәм истәлекле сувенир тапшырды.

Юбилярны шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Г. Тукай ис. дәүләт премиясе иясе Факил Сафин котлады һәм аңа берлек рәисе Ркаил Зәйдулла карары нигезендә «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе тапшырылуын хәбәр итте.

Котлау сүзләре белән шулай ук танылган шагыйрь Лилия Гыйбадуллина, Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев, Сәет авылы халкы исеменнән аксакал Әхкыяметдин Гыйлфановлар чыгыш ясады.

Аннары халык Минзәлә театрының Равил Сабыр пьесасы буенча куелган «Син генә җитмәгән идең!» комедиясен (режиссеры — Булат Бәдриев) карады. Спектакль тәмамланганнан соң Васил Шәйхразыев театрның популяр артистларын Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде.

Р. Нигъмәтуллин

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*