tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларында булды
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларында булды

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул су басудан зыян күргән Әшевән һәм Әбәркүл авылында булды. Милли Шура рәисе белән авылларга Омск өлкәсе Региональ куркынычсызлык министры Алексей Кубиц та барды.

Омск өлкәсе Усть-Ишем районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда иделәр. Ярты авылның мөлкәтенә зарар килде, терлек зыян күрде. Әшеван авылыннан соң,  Әбәркүл авылын да су басты.

Хәзерге вакытта авылларда су киткән диярлек, ләкин әлегә хәлләр җиңелдән түгел. Йортлар эчендә ремонт кына түгел, җиһазлар, техника, келәмнәр һәм йортлардагы башка мөлкәт тә зыян күргән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*