Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск шәһәренең Дуслык йортында булды. Биредә ул татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.
Чара кысаларында Васил Шәйхразыев “Умырзая” Халык Татар-башкорт фольклор ансамблен 35 еллык юбилейлары белән котлады. Әлеге ансамбль күп еллар дәвамында Омск өлкәсендә татар халкының сәнгәтен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклап, үстереп килә.
Үз эшчәнлеге чорында коллектив Омск өлкәсенең татар авылларында концертлар белән булды, шәһәрнең күп кенә мәйданчыкларында чыгыш ясады. “Умырзая” ансамбле катнашучылары Казан, Новосибирск, Томск, шулай ук күрше Казахстанда да зур уңышларга ирешеп, тамашачыларның җылы алкышларын алды.
Васил Шәйхразыев активистларга ансамбльдә күпьеллык иҗади эшчәнлекләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды.