tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Бүген, 11 декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары Юрий Мироненко белән очрашты.

Сәламләүдән соң Васил Шәйхразыев Юрий Мироненконы эш сәфәренең программасы белән таныштырды. Ул кичә Х.М. Ямашев исемендәге китапханәдә очрашу булганын, ә бүген Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узганын билгеләп узды.

Очрашуның төп темаларыннан берсе “Татар кызы” проекты булды. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора. “Татар кызы-2024” титулына Оренбургтан Алсу Байгильдина лаек булды.

Традиция буенча 2025 елда “Татар кызы” конкурсының финалы Оренбургта оештырылачак. Чара 19 сентябрьдә узачак. Бу вакыйга төбәк өчен әһәмиятле булачак һәм башка төбәкләрдән дә кунакларның игътибарын җәлеп итәчәк. Бүгенге көндә әзерлек эшләре башланган, конкурсны уздыру өчен зал билгеләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*