tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Рәфкатъ Габделхәй улы Кантюков белән очрашты
Васил Шәйхразыев Рәфкатъ Габделхәй улы Кантюков белән очрашты

Васил Шәйхразыев Рәфкатъ Габделхәй улы Кантюков белән очрашты

Бүген, 14 нче октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Рәфкатъ Габделхәй улы Кантюков белән очрашты.

Рәфкатъ Габделхәй улы Кантюков, техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре . Ул  1953 елның 23 августында Башкортстан АССРның Стәрлетамак районы  Кантюковка авылында туа.

Ул туган авылына багышлап ” Сохраняя традиции, думая о будущем” исеме астында китап чыгара. Китапның авторы, Россия язучылар Берлеге әгъзасы  Шамил Баһаутдинов. Әлеге китапны Васил Шәйхразыевка да бүләк итеп тапшырды. Очрашу җылы һәм дустанә мөхиттә узды. Васил Шәйхразыев Рәфкатъ  Кантюковны  Бөтендөнья татар конгрессының бинасы һәм аның эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев Рәфкатъ Кантюковка үзенең туган авылы – Сәеткә багышлап чыгарылган китабын бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*