Бүген, 9 июнь көнне, Татарстан Республикасы буенча РИА «Новости» агентлыгының хәбәрчесе Ирина Дурницина Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән әңгәмә уздырды.
Әңгәмәнең төп темасы — татар халкының мәдәниятенең төп элементларының берсе булган Сабантуй бәйрәменең оештырылышы һәм үсеше. Шул исәптән, Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туе турында да сөйләшенде.
Сабантуй — Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә үткәрелә торган зур мәдәни вакыйгага әверелде. Бу бәйрәм татар халкының бердәмлеген, хезмәт сөючәнлеген һәм мәдәни мирасын чагылдыра.