tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россиянең Беларусиядәге илченең киңәшчесе Петр Фролов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Россиянең Беларусиядәге илченең киңәшчесе Петр Фролов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Россиянең Беларусиядәге илченең киңәшчесе Петр Фролов белән очрашты

Бүген, 15 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Беларусиядәге илченең киңәшчесе Петр Фролов белән очрашты.

Очрашу барышында ике республика арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, мәдәни һәм иҗтимагый проектлар хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы алып бара торган проектлар, шулай ук аларны Беларусь җирлегендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләре телгә алынды.

Әңгәмәдә татарларның Татарстан белән Беларусь арасындагы элемтәләрне ныгытуда тоткан әһәмиятле роле дә ассызыкланды. Ике як та, диаспора вәкилләренең милли үзаңны саклауда һәм мәдәни багланышларны үстерүдә актив катнашуын югары бәяләде.

Моннан тыш, әңгәмәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чаралар планы турында да фикер алыштылар. Тарихи хәтерне саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү — уртак максатлар буларак билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*