tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасында. Биредә ул Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Республика башлыгын сәламләде, аны “Алтын мөнбәр” ХХ Казан халыкара фестивален популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм кинематографка бәяләп бетергесез ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Мәгълүм булганча, “Алтын мөнбәр” фестивалендә якут фильмын җиңде. Бу җиңүгә бәйле рәвештә, республика башлыгы социаль челтәрләрдә җиңүчеләрне котлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*