Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсендә. Биредә ул өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды. Аерым игътибар татар милли оешмалары эшчәнлегенә, төбәктә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелде.
Васил Шәйхразыев Самара өлкәсендә яшәүче татарларның төбәкнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуын билгеләп үтте, милләтара татулыкны ныгытуда төбәк җитәкчелегенең ролен ассызыклады.

