ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Губернаторы Вячеслав Федорищев белән рәсми очрашу уздырды.

Очрашуда Самара өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев катнашты.

Яклар төбәктә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча конкрет проектлар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Самарадагы «Яктылык» мәктәбенең яңа корпусын төзү һәм Сызрандагы тарихи мәчетнең ремонтын тәмамлап, аны тантаналы ачу мәсьәләләре буенча төгәл карарлар кабул ителде.

Бу очрашу ике төбәк арасындагы дуслыкны һәм милли-мәдәни багланышларны ныгыту юлында мөһим адым булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*