Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында булды. Шулай ук әлеге очрашуда Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкәсенең Эчке сәясәт министры Александр Кузнецов, Халыклар дуслыгы йортының директоры Игорь Буров та катнашты.
Самара өлкәсе хаклы рәвештә күпмилләтле төбәк булып санала: биредә 100 дән артык милләт вәкиле яши. Халыкның күпчелеген руслар (85,6%) тәшкил итә, шулай ук татарлар (4,1%), чуашлар (2,7%), мордвалар (2,1%), украиннар (1,4%), әрмәннәр (0,7%), казакълар һәм азәрбайҗаннар (0,5%), үзбәкләр (0,4%), беларуслар (0,3%), башкортлар һәм алманнар (0,2%), шулай ук башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Өлкәдә региональ һәм җирле дәрәҗәдәге 100 дән артык иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә эшли.