tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самаралыларны Сабан туе белән котлады
Васил Шәйхразыев Самаралыларны Сабан туе белән котлады

Васил Шәйхразыев Самаралыларны Сабан туе белән котлады

Бүген, 23 июньдә, Самарада Юрий Гагарин исемендәге паркта Сабантуй милли бәйрәме уза.

Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Вячеслав Федорищев, Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Фетисов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, “Дуслык” Самара региональ иҗат оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев катнаша.

Васил Шәйхразыев бәйрәмне оештыручыларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул Сабантуйның мөһимлеген билгеләп үтте. Алга таба Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*