tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самараның өлкә Сабан туенда катнашачак
Васил Шәйхразыев Самараның өлкә Сабан туенда катнашачак

Васил Шәйхразыев Самараның өлкә Сабан туенда катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә бара. Ул биредә өлкә Сабан туенда катнашачак

Бәйрәм 21 июнь көнне Ю.А. Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында узачак. Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән: концерт номерлары, милли спорт ярышлары, шул исәптән татарча көрәш, халык иҗаты күргәзмәләре, остаханәләр, шулай ук татар милли ашлары тәкъдим ителәчәк мәйданчык көтелә.

Сабантуйны оештыручылар – «Дуслык» төбәк татар җәмәгать оешмасы һәм Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе. Чара Самара шәһәр округы администрациясе һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*