Бүген, 28 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Саратов өлкәсенең мөселманнары Диния нәзарәте — Үзәкләштерелгән дини оешма рәисе Рәсим Хуҗаәхмәтов белән очрашты.
Яклар хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек перспективалары турында сөйләштеләр. Шулай ук Россиянең берничә төбәгендә актив үткәрелә торган ифтарлар оештыру тәҗрибәсе хакында сүз барды. Киләсе Рамазан аенда мондый чаралар Саратов өлкәсендә дә үткәреләчәк дип планлаштырыла.
Васил Шәйхразыев шулай ук Рәсим Хуҗаәхмәтовны Саратов өлкәсенең мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнүнең еллыгы белән котлады һәм аңа алдагы эшләрендә уңышлар теләде.