ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саратовның «Рәшидә» җәмигъ мәчетендә дин әһелләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саратовның «Рәшидә» җәмигъ мәчетендә дин әһелләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саратовның «Рәшидә» җәмигъ мәчетендә дин әһелләре белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саратов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Рәшидә» җәмигъ мәчетендә булды.

Саратовның “Рәшидә” исемле җәмигъ мәчете Камил Аблязовның әнисе хөрмәтенә аталган.

Мәчетне карау барышында Милли Шура рәисе аның тарихи һәм бүгенге әһәмияте белән танышты. Дин әһелләре белән узган әңгәмәдә татар халкының милли-дини бердәмлеген ныгыту, мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләренең эшчәнлеген җанландыру һәм дини традицияләрне киләчәк буынга тапшыру мәсьәләләренә игътибар бирелде. Васил Шәйхразыев «Рәшидә» мәчетенең Саратов татарлары тормышындагы ролен югары бәяләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*