Саратов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ифтар мәҗлесендә катнашты.
Чараны Саратов өлкәсе Мөфтие Рәсим хәзрәт Хуҗәхмәтов башлап җибәрде.
Мәҗлестә 550гә якын милләттәшебез, дин әһелләре һәм хакимият вәкилләре катнашты.
Чыгыш ясаучылар арасында Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Аблязов, өлкәнең Эчке сәясәт министры урынбасары Тимофей Лещенко һәм Идел буе мөселманнары Мөфтие Мөкатдәс Бибарсов бар иде.
Васил Шәйхразыев үзенең сәламләү сүзендә Саратов татарларының милли гореф-гадәтләрне саклаудагы активлыгын югары бәяләде. Ифтар барышында милләтара татулык, дини тәрбия һәм төбәкара хезмәттәшлек мәсъәләләре буенча фикер алышынды.
Иганәче, эшмәкәр, “Сандугач” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Муса Тугушев, Саратов шәһәренең “Чишмә” татар милли балалар бакчасы мөдире Римма Әбделманова Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр. Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемендәге Саратов татар милли гимназиясе директоры Венера Сәлихова милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ифтар мәҗлесе татар гимназиясе балаларының чыгышлары, өлкәдәге татар авыллары турында фильмнар күрсәтү белән үрелеп барды.








