Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре барышында Себер федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу уздырды.
Гадәттәгечә, утырыш изге Коръән сурәләрен уку һәм дога кылудан башланды. Аннан соң рәсми шәхесләрнең сәламләү сүзләре яңгырады. Җыелышта хакимият исеменнән Томск өлкәсе хакимиятенең эчке сәясәт һәм социаль коммуникацияләр департаменты башлыгы Егор Викторович Тимофеев сәламләде.
Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләсе елга эш планы һәм максатлар билгеләнде.
Мондый округ очрашулары ел саен Россиянең барлык федераль округларында уза. Бу төбәкләр арасында тотрыклы багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирә. Татар телен, мәдәниятен һәм дини традицияләрен саклау, яшьләр инициативаларын үстерү һәм урыннарда хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Җыелышта Красноярск һәм Алтай крайларындагы, Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләрендәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашты.





