tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиядә узган белем бәйрәмендә катнашты
Васил Шәйхразыев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиядә узган белем бәйрәмендә катнашты

Васил Шәйхразыев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиядә узган белем бәйрәмендә катнашты

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең яңа корпусын төзү эшләре ахырына якынлашты. Бүген, 2 сентябрь, биредә белем бәйрәме узды.  Укучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев котлады.

Бина 270 укучыга исәпләнгән. Алар өчен спорт һәм тренажер залы, күп функцияле мәйданчык, лаборатория, конференцияләр залы, тавыш яздыру студиясе, 12 уку кабинеты һәм танылган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани, шулай ук рәссам Бакый Урманчега багышланган музей булдырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*