tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Бүген, 3 нче октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кырым Республикасында. Биредә ул Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты.

Җәмигъ мәчетендә намаз уку өчен якынча 3 500 кеше җыела ала. Мәчет гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар алтын һәм бизәкле ак мәрмәр белән эшкәртелгән. Симферопольдәге мәчет уникаль булып санала. Ул Кырым татар стилендәге бизәк белән бизәлгән. Бүгенге көндә мондый бизәкләр бүтән беркайда да очрамый, аларны махсус әлеге проект өчен эшләгәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*