Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сочига килде. Биредә ул Завокзальный микрорайоны Мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр салды.
Завокзальный мемориаль комплексы – 1941 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сочилыларга һәйкәл. Ул Сочи шәһәренең Үзәк районында, Завокзальный микрорайонында урнашкан. Биредә һәлак булган солдатларның исемнәре язылган истәлек такталарын күрергә була.
2025 елның 23 февралендә мемориал территориясендә СВО Геройлары аллеясы ачылды. Биредә Россия Федерациясе Герое Алмаз Сафин хөрмәтенә истәлек тактасын күрергә була. Алмаз Миңнегали улы ЛНР да РФ Хәрби-Һава Көчләренең 76 нчы гвардия десант-штурм дивизиясе полкы составында махсус хәрби операциядә катнашкан. Ул, чын батырлык күрсәтеп, сугыш кырында һәлак була.