Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Согуд Гарәбстанына эш сәфәрен дәвам итә. Ул Мәккә шәһәрендә 14-16 февраль көннәрендә узучы “Makkah Halal Forum 2026” дигән форум эшендә катнаша.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге форум кысаларында Индонезия Президентының киңәшчесе – Индонезиядәге хәләл продукциянең сыйфат гарантиясе буенча агентлыгы генераль директоры Әхмәд Хайкал Хәсән (Ахмад Хайкал Хасан) белән очрашты. Югары дәрәҗәле җитәкчене 2026 елның май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KAZANFORUM» Халыкара икътисадый форум эшендә катнашырга чакырды. Ә.Х.Хәсән рәсми чакыру килгән очракта бик теләп катнашачагын белдерде.
Әхмәт Хайкал Хәсән ноябрь аенда Казанда узачак Ислам илләре өчен стандартлар һәм метрология оешмасының утырышында катнашуын әйтте. Васил Шәйхразыев җитәкчедән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитетының Индонезиядә аккредитация үтүен игътибарга алуларын сорады.