tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Бәкер Дәүләтов каберенә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Бәкер Дәүләтов каберенә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Бәкер Дәүләтов каберенә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Таҗикстан Республикасына эш сәфәре кыла. Биредә ул Советлар Союзы Герое Бәкер Дәүләтов каберенә чәчәкләр салды. Бәкер Дәүләтовның кабере Торсынзадә шәһәрендәге Галашаһид зиратында урнашкан.

Бәкер Рәхим улы Дәүләтов (1915 елның 10 (23) мае — 1982 елның 31 марты) — Эшче-Крестьян Кызыл Гаскәре өлкән сержанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). Днепр өчен сугышта батырлык күрсәтә. 1943 елның 28 сентябрендә Дәүләтов үзенең расчеты белән эскадронда беренчеләрдән булып Белоруссия ССР Гомель өлкәсенең Брагин районы Вялье авылы янында Днепрны кичә. Ул пулемет уты белән дошманның ут ноктасын басып китә, бу исә бөтен эскадронны уңышлы алга җибәрергә ярдәм итә. 1943 елның 29 сентябрендә Галки авылы өчен барган сугышта Дәүләтов, пулемет белән алга чыгып, дошман солдатларын юк итә, авылны уңышлы азат итүне тәэмин итә.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен» гвардия өлкән сержанты Бәкер Дәүләтовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

1944 елның 8 гыйнварында Мозырь шәһәре янындагы сугышта Дәүләтов авыр яралана һәм ике аягын да югалта. Озак дәваланганнан соң ул инвалидлыгы буенча армиядән демобилизацияләнә. 1982 елның 31 мартында вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*