tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре барышында Тара шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге активы белән очрашты. Биредә Татарстан кунакларын җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, экскурсия уздырдылар.

Татар мәдәнияте үзәге 2004 елда оештырыла һәм үзәктә беренче эш көннәреннән үк “Нур” вокаль ансамбле үзенең иҗади тормышын башлый. Быел ансамбль үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Васил Шәйхразыев ансамбль әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм иҗади уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*