tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ташудан зыян күргән Әшевән авылында булды
Васил Шәйхразыев ташудан зыян күргән Әшевән авылында булды

Васил Шәйхразыев ташудан зыян күргән Әшевән авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул язгы ташудан зыян күргән Әшевән авылында булды һәм анда яшәүчеләр белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Омск өлкәсе Усть-Ишем районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Халыкны ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килә.

Су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча өлкә штабы карары белән Усть-Ишем районының торак пунктлары авыл халкына ярдәм күрсәтү максаты белән муниципаль районнарга беркетелде. Әшевән авылы Омск районы хакимиятенә беркетелгән. Васил Шәйхразыев белән бергә Әшевәндә Омск районы башлыгы Геннадий Долматов та булды.

Очрашуда авыл халкын кышка кадәр йортларны киптерү, төзекләндерү, мичләр төзү, малларга печән һәм салам китерү мәсьәләләре кызыксындырды. Сорауларның бер өлешенә алар очрашу барышында җаваплар алдылар, калганнары контрольгә алынды. Васил Шәйхразыев сорауларны өлкә җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә итте.

Биредә яшәүчеләр, башка авыл кешеләре кебек үк, Бөтендөнья татар конгрессына бик рәхмәтле. Бүген дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм белән машиналар Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларына китерелде. Моңарчы азык-төлек китерелгән булса, бүген өч авыл халкына матраслар, юрганнар, мендәрләр, җәймәләр өләштеләр. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*