tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге белән танышты
Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре белән Ростов өлкәсендә.

Биредә аны Ростов өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Островский Владимир Александрович, Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Курмакаева Надия Хәйдәр кызы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Бадгутдинов Марсель Рәсим улы каршы алды.

Әлеге эш сәфәре вакытында Васил Шәйхразыев Татар мәдәни үзәге белән танышты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм үзенең эш сәфәре программасы белән таныштырды. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы проектлары турында сөйләде. Сүз шулай ук Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-ахун Мөхәммәт хәзрәт Бикмаевка бирелде.

Татар мәдәни үзәге вәкилләре ТР делегациясенә рәхмәт белдерде, татарлар активы белән уртак эш алып бару турында сөйләде. Алар Көньяк Сабантуен Ростовта үткәрүне һәм аның алга таба багланышлар өчен өстәмә стимул бирүен искәрделәр, шулай ук Татар үзәге эшенең көнүзәк мәсьәләләре турында сүз алып бардылар.

Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәген ачу тантанасы 2002 елда узды.  2019 елда Ростов өлкәсе губернаторы Голубев Василий Юрьевич һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы вакытында яңа бинаны оештыру турында Карар кабул ителгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*