Татар язучылары татарлар яшәгән төбәкләр буйлап әдәби экспедициягә чыга. Экспедициягә бәйле күргәзмә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка тәкъдим ителде.
«Бу безнең юлга чыгар алдыннан „юл аягы“ очрашуы. Без татарлар яшәгән күп төбәкләрне әйләнеп чыкмакчы булабыз. Бу безнең әдәби десант. Алда җанисәп көтә. Безнең милли бөтенлегебезне җимерергә тырышучылар да бар. Монда язучылар алгы сафта булырга, үткәнебез һәм киләчәгебез турында аңлатып халыкка үз фикерен җиткерергә тиеш», — диде Ркаил Зәйдулла.
Васил Шәйхразыев бу очрашуларның Татарстан Республикасы көне алдыннан булуын ассызыклады. «Башкортстан белән Татарстанда 3 миллионнан артык татар яши. Бу — татар халкының умыртка сөяге. Без андагы татарлар белән дә, башкортлар белән дә дус яшәдек. Чөй кыстыручыларга игътибар итмибез. Татар халкында таш атканга аш ату турында мәкаль бар», — диде ул.
Васил Шәйхразыев чит өлкәләрдәге татарлар белән аралашып яшәү турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе дә булуын искәртте.
ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар һәм матбугат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов әдәби экспедиция үтәсе маршрутның әһәмиятенә басым ясады. «Бу маршрут алга таба тагын да киңәячәгенә ышанам», — диде ул.
«Язучы, әлбәттә, өстәл артында язарга тиеш. Ләкин бит әле язу тәэсирләргә дә бәйле. Язучы эшенең икенче канаты — укучысы белән аралашу. Безнең укучыбыз Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә дә бар. Без даими рәвештә ул укучыларыбыз белән очрашып торырга тиеш дип уйлыйм», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тантанадан соң журналистларга.
«Татар язучысы халыкның нинди гамь, нинди борчулар белән яшәгәнен белеп торырга тиеш. Без бөтенләй хәбәрсез түгел, ләкин үзең барып күрү әһәмиятле. Укучы татар әдәбиятыннан нәрсә көтә һәм без укучыбыздан нәрсә көтәбез — шушы сорауларга җавап табылыр дип уйлыйм», — дип дәвам итте ул.
«Татар шигърияте көннәре» экспедициясе кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәреннән торган әдәби-тарихи десант Башкортстан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша үтәчәк. Экспедиция Туймазыдан — «Бабай утары» ннан башлана.
Экспедициядә Башкортстанда туып үскән язучы, «Идел-Урал» хәйрия фонды оештыручысы Рәкит Аллабирде дә катнаша. Ул әдәби десантка фатиха биргән Бөтендөнья татар конгрессына, Милли музейга һәм Язучылар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде.
ТР Милли музееның Өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Хисаметдинова экспедициянең тарихи булуына да басым ясады. «Экспедиция вакытында яңа идеяләр туар, бәлки кайбер шәхесләргә игътибарыбыз җитмидер, төбәкләр әйтер. Язучылар милли рухны күтәрсә, мин хезмәттәшлек күперләрен булдыру нияте белән барам», — диде ул.
«Халкыбызны тарихыбыз белән кызыксындырасым килә. Бәлки Милли музейга яңа экспонатлар да биреп җибәрерләр. Төбәкләрдәге иҗатчыларның әсәрләрен җыеп кайтып бәлки ниндидер җыентык чыгарып булыр. Экспедиция җыю бит инде», — ди Лилия Хисаметдинова.
Рузилә Мөхәммәтова