Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан журналистлары белән очрашты.
–Хөрмәтле хезмәттәшләр, милләттәшләр! Һәрвакытта да бергә йөрибез, эшлибез. Татар кызлары, татар уллары булып, халкыбызга, милләтебезгә, илебезгә бергә хезмәт итәбез. Тугрылыклы, татар җанлы булганыгыз өчен зур рәхмәт. Бердәм команда булу – зур бәхет. Алга таба да матур итеп бергә эшлик, планнарны, проектларны гамәлгә ашырыйк, – диде Васил Габтелгаяз улы.
Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында конгрессның 2025 елга планлаштырылган барлык чараларының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Ул кайбер чараларга аерым тукталды, аларның татар мәдәниятен һәм үзенчәлеген ныгытуда әһәмиятен ассызыклады.
Шулай ук Милли Шура рәисе 2026 елның Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Тукай елы” дип игълан ителүе турында хәбәр итте. Киләсе елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Очрашуда журналистлар төрле темаларга сораулар бирделәр. Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чаралары каләм ияләренә рәхмәтләрен белдерде. Чара ахырында Милли Шура рәисе ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген яктыртуда актив булган журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының Дипломнарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул журналистларның татар мәдәниятен, тарихын һәм традицияләрен яктыртудагы ролен һәм әһәмиятен ассызыклады.




