tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очрашты
Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очрашты

Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очрашты

Бүген, 11 нче октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында хезмәттәше, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очрашты. Ул аңа яңа вазифасында, җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде, төбәктәге вазгыять һәм Татарстанга беркетелгән җирлекләрдә алып барылган эшләр турында мәгълүмат алды.

Васил Шәйхразыев Ринат Садыйковны, төбәкләрдән килгән милли оешма җитәкчеләрен һәм эшмәкәрләрне дә халыкка таныштырып игълан итте.

Исегезгә төшерәбез, элек Татарстан Республикасы Яшьләр министры вазифаларын башкарган Ринат Наил улы Садыйков 14 нче сентябрьдә узган Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларыннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (Шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуны күзәтүче урынбасар) итеп билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*