Бүген, 6 декабрьдә, Дүшәнбе шәһәрендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Таҗикстан Республикасының «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге әгъзалары белән очрашты.
– 2024 ел татар дөньясы өчен “Шәхесләр елы” дип игълан ителде. Без Бөек ватандашларыбыз истәлеген мәңгеләштерү өстендә эшлибез, мемориаль такталар һәм һәйкәлләр ачабыз. Шулай ук без төрле укулар һәм фестивальләр үткәрәбез. Күптән түгел Радик Кудояров татар шагыйре Муса Җәлил турында «Кара урман» фильмын төшерде. Быел шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 80 ел тулды. 2025 елны Бөтендөнья татар конгрессы “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан итте. Һәр сугыш тынычлык белән тәмамланырга тиеш, – диде Васил Шәйхразыев үз чыгышында. Милли Шура рәисе шулай ук очрашуда катнашучыларны 2025 елда Ташкентта узачак Азия сабантуена чакырды.
Очрашуда шулай ук Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Андрей Патрушев, Таҗикстан Республикасының «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Римма Хәмзина, әлеге үзәк әгъзалары Нурия Якупова һәм Фирүзә Бәхтиева катнашты.
Чара ахырында Васил Шәйхразыев катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре белән бүләкләде.
Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале белән Нурия Якупова, Гөлнара Шәфиева һәм Наил Юмаев бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Фирүзә Бәхтиева, Нигина Хаҗиева, Исфира Рәшидова, Нурия Юмаева һәм Тәскирә Мирхәйдәрова бүләкләнделәр. Истәлекле бүләк Римма Хәмзинага тапшырылды.