Бу очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев катнашты.
Очрашуда сүз 19-20 ноябрь көннәрендә Башкортстанда һәм Татарстанда узган Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган “Бердәм өммәт – уртак язмыш” Халыкара конференция һәм тантаналы чаралар турында барды. Татарстандагы чараларны оештыру комитеты җитәкчесе – Васил Шәйхразыев иде.
Бу зур чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте берлектә оештырды.
Әлеге чаралар Башкортстанның һәм Татарстанның бай ислам мирасы белән танышу, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан уздырылган иде һәм анда дистәләрчә чит илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, галимнәр катнашты.

