tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Тубыл шәһәрендә. Бүген Тубыл Кремлендә Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу узды.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы проектлары белән таныштырды:

-Төмән өлкәсендә татар милли-мәдәни җәмгыятьләре телебезне, мәдәниятебезне саклау  һәм үстерү өстендә зур эш алып бара, -диде ул һәм җирле хакимиятләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау кирәклеген ассызыклады.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров өлкәдә эшләп килгән татар оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде һәм оешма җитәкчеләре белән таныштырды. Төмән өлкәсендә 37 татар иҗтимагый оешмасы эшли.

Шулай ук утырышта татар телен укыту, музейлар булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*