Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән шәһәренә килде. Биредә ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Төмәндә «Мәңгелек ут» мемориалы Ленинград авторлары тарафыннан булдырылган һәм 1968 елның 9 маенда ачылган. Барельефны реставрацияләү, ремонтлау һәм төзү 2015 елда башкарылган.
Мемориал Төмәннең Тарихи мәйданында урнашкан һәм Мәңгелек ут, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә монумент (биеклеге 28 метр) һәм «Төмән-җиңүчеләргә» барельефын үз эченә ала. Аның янындагы плитәгә Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган төмәнлеләрнең исемнәре язылган.